news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Боз сараеның исемен Олимпиада чемпионы Евгений Давыдов хөрмәтенә үзгәрттеләр

Зәйдә Боз сараеның исемен Олимпиада чемпионы Евгений Давыдов хөрмәтенә үзгәрттеләр
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәйнең «Яшьлек» боз сарае хәзер якташлары, легендар Олимпиада чемпионы хөрмәтенә «Давыдов-Арена» дип атала. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Бүген Зәйдә тантаналы рәвештә яшь хоккейчылар арасында Олимпиада чемпионы, Совет һәм Россия хоккее легендасы Евгений Давыдов призына Бөтенроссия турниры старт алды. «Давыдов-Арена» Боз сарае зур хоккей бәйрәменең үзәгенә әверелде.

Әлеге вакыйга үзенчәлекле, символик характерга ия. Боз сараеның легендар хоккейчы исемен йөртүе бу - Евгений Давыдовка хөрмәт күрсәтү дә, буыннар арасындагы элемтә һәм бөек чемпионнарның үз юлларын кече шәһәрләрдән башлауларын искә төшерү.

Евгений Давыдов - илебез хоккееның тере легендасы. Чиләбе хоккей клубында канат ярган егет ЦСКА составында балкыды, легендар «Красная машина»ның төп уенчыларының берсе булды. Канада профессионалларына каршы атаклы суперсериядә катнашып, Альбервильдә 1992 елгы Олимпиада уеннарында мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.

Дөньякүләм танылуга карамастан, чемпион үзенең тамырлары турында онытмый. Турнирны ачу тантанасында Евгений Викторович Зәй җиренә карата җылы хисләре белән уртаклашты.

— Мин Яңа Зәй бистәсендә тудым, биредә озак яшәмәсәм дә, Зәйне үземнең кече Ватаным дип саныйм. Зәйлеләргә иминлек һәм район-шәһәрнең чәчәк атуын телим. Боз сарае хәзер минем фамилиямне йөртүе өчен район җитәкчелегенә, Разиф Галиевичка бик рәхмәтлемен. Зәй спортчылары искиткеч зур үрләр яуласыннар, ә моның өчен үз өстеңдә тырышып эшләргә кирәк, — диде Олимпия чемпионы.

Боз сараена данлыклы якташыбыз исемен бирү инициативасын район башлыгы Разиф Кәримов хуплады.

- Зәй - ике Олимпиада чемпионының кече Ватаны, алар - Федор Симашев белән Евгений Давыдов. Боз сараеның исемен үзгәртү һәм төрле ярышларда җиңү һәм чыгыш ясауны дәвам итү өчен без аңардан рөхсәт сорадык. Зәйдә боз сарае ачылганга инде 18 ел. Бу вакыт эчендә биредә югары нәтиҗәләргә ирешкән бик күп спортчылар үсте. Бу турнир - безнең данлыклы спорт традициясенең дәвамы, - дип билгеләп үтте чыгышында Разиф Галиевич.

Бәйрәм кунаклары өчен махсус программа оештырылган иде: Евгений Давыдов карьерасының якты мизгелләрен чагылдырган фотокүргәзмә һәм бозда чыгышлар. Традиция буенча ярышларга Олимпия чемпионы һәм район башлыгының уртак алкасы старт бирде.

Турнир дүрт көн дәвам итәчәк. Төп трофей өчен Зәй, Ижевск, Нефтекамаск, Самара, Тольятти, Пермь, Киров һәм Казан шәһәрләреннән 12-13 яшьлек хоккейчылар көч сынашачак.

Фото: © https://zainsk-inform.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot