Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын 102 яшьлеге белән котладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага 102 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хөрмәтле ветеранны өенә барып, туган көне белән котладылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Сезнең буын алдында без баш иябез. Ил азатлыгы өчен үз-үзегезне аямыйча көрәшүегез, сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Без сезгә сәламәтлек, имин көннәр телибез», — диде ветеранны туган көне белән котлап Петр Сергеевич.
Алексей Васильевич та Анна Ивановнаның яшь буын өчен үрнәк булуын ассызыклап, аңа патриотик рухның аеруча калкуланган чорында сезнең янәшәбездә булуыгыз безнең өчен бик мөһим, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз