news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол укулары узды

Зәйдә бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол укулары узды
Фото: «Зәй-информ»

Зәйдә унөченче тапкыр республика күләмендәге «Ялчыгол укулары» узды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итте.

Фәнни-гамәли укулар эшендә мәртәбәле кунаклар – Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова катнашкан. Чарага шулай ук Татарстанның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов, язучы Рухия Ахунҗанова, Санкт-Петербург фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Марсель Гарипов, Ялчыголның нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, район активы килгән.

Катнашучылар иң беренче чиратта шәһәрнең истәлекле урыннарына барган. Аларны район башлыгы Рәзиф Кәримов озатып йөргән. Таҗетдин Ялчыголны искә алу Имәнлебашта аның каберен зиярәт кылудан башланган. Катнашучылар аның рухына дога кылган.

Аннары конференция кунаклары быел 65 еллыгын билгеләп үткән музыка мәктәбенә килгән. Биредә һөнәри белем алучы талантлы балалар аларны матур чыгышлар белән каршы алган.

Аннан соң Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасы булган.

Шәһәр белән танышу Ялчыголга багышланган истәлек билгесе янәшәсендә тәкъдим ителгән бай күргәзмәне карау белән дәвам иткән. Аннары катнашучылар мәгърифәтче исемен йөртүче үзәк мәчеткә кереп өйлә намазын укыган.

Конференциянең программасы Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназисендә дәвам иткән. «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип исемләнгән унөченче фәнни-гамәли конференция яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә йөз тотучы белем йортында оештырылган.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәзиф Кәримов чыгыш ясаган. «Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең иҗатын өйрәнүгә багышланган Ялчыгол укуларын инде 13нче тапкыр үткәрәбез. Елдан-ел аның географиясе киңәя, катнашучылар, чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр саны арта бара. Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча мөһим. Ул илебез Президенты игълан иткән Россия халыкларының бердәмлеге, республикабызда баручы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, һәм районыбызда игълан ителгән «Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек» елы кысаларында уза.

Ялчыгол укуларын үткәрү бүгенге вазгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре, бердәмлек төшенчәсе беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да чагылыш таба. Шушындый олуг шәхеснең моннан өч гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен дә зур горурлык», – дигән ул.

Хатыйп Миңнегуловның «Олуг мәгърифәтче Т.Ялчыгол эшчәнлеге хакында аерым фикер-күзәтүләр» темасына доклады аеруча кызыклы булды. Әлеге һәм башка чыгышлар конференциядә катнашучыларны җанлы фикер алышуларга этәрде, диелә хәбәрдә.

Равил хәзрәт Зөфәров, Нурия Һашимова, Ирек Шәрипов, Гадел Хәсәншин үз чыгышларында зәйлеләргә Ялчыгол мирасына зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдергән.

Фотолар: «Зәй-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot