news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
"Зәй хәбәрләре"

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында оештырылды. Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язылган.

Очрашуда егетләр белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Техно» заводы директоры Андрей Мамонтов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.

Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй хәрбиләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән таныштырып үтте, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары, районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алышынды. Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә район буенча бер кеше билгеләнгән. Проблемалар була калса, бергәләп хәл итәләр.

Шулай ук хәзерге вакытта хәрби хезмәткә контракт буенча җыю бара, сезнең якыннарыгыз, дусларыгыз контракт төзесә, сезнең белән бергә бер урында хезмәт итә ала, дип мөрәҗәгать итте егетләргә хәрби комиссар.

Зәйлеләр мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук Лисичанск, Рубежное халкына ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Бүгенге көндә гуманитар йөкнең чираттагы партиясе әзерләнә.

Үз чиратында район башлыгы бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмаячагына һәм район җитәкчелеге тарафыннан аларны уңай хәл итү буенча мөмкин булган барлык чаралар күреләчәгенә ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot