news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Безнең ишегалды лагеры» проекты аниматорларына әйдәманнар осталыгы мәктәбе узды

Зәйдә «Безнең ишегалды лагеры» проекты аниматорларына әйдәманнар осталыгы мәктәбе узды
Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Татарстанның Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Буа һәм Зәй районнарын үз эченә алган «Безнең ишегалды лагеры» проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект Татарстан муниципаль районнарында беренче тапкыр оештырыла һәм барлык катнашучылар - районнар да проектны тормышка ашыру процессы белән кызыксына.

Зәйдә «Безнең ишегалды лагеры» проекты аниматорлары өчен әйдәманнар осталыгы мәктәбенә очрашуга Лениногорскидан һәм Әлмәттән 20 яшүсмер килде, ә тагын 20 кеше онлайн катнашты. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Аниматорлар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыкларда эшләде, биредә балалар өчен кызыклы уеннар, квестлар, чаралар үткәрделәр.

Зәйдә «Минем ишегалды лагеры» проекты биш урында - Яңа шәһәрдә 1/07, Гагарин урамы 55, Ялчыгол урамы 2, 4 йортлары янында һәм Иске Зәйдә, Поручик авылында оештырылды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100