news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерделәр

Зәйдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерделәр
Фото: http://zainsk-inform.ru

Бу көннәрдә Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Симонова «Профи-стиль» командасы волонтерлары белән берлектә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучылар каберләрендә булып, аларны чистартып, тәртипкә китерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

«Без 14 ел инде елына ике тапкыр (май башында һәм беренче августта) авылларда, шулай ук Зәй шәһәрендә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерәбез, аларны искә алабыз», — ди Валентин Александрович.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100