news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлауда катнашты

Зәйдә 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлауда катнашты
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Зәйдә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков өендә республика Рәисе һәм шәһәр депутаты өчен тавыш бирде. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Күчмә сайлау урнасы белән аның өенә участок сайлау әгъзалары килде.

«Мин гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм. Илләребез тыныч, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын», – диде ветеран.

Леонид Яковлевич әле август уртасында гына 102 яшен билгеләп үтте. Ул республикабыз, туган төбәге өчен җан атып яши, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot