Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Бер сәгатькә ул» проекты актив эшли
Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантын откан акчага «Бер сәгатькә ул» социаль проекты буенча актив эш алып барыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Проектның максаты – йортта хуҗалык эшләрендә булышлык итүгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү. Проектта катнашучылар, физик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтеп, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга йорт һәм бакчада ир-ат эшләрен башкаруда ярдәм күрсәтәләр.
Проект буенча эшчәнлекне муниципаль район ветераннар советы оештыра. Алар «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм хәрби хәрәкәтләре ветераннары, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр.
«Бер сәгатькә ул» социаль проектында катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераннары хәзер тернәкләндерү курслары уза башлады.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә даими рәвештә ярдәм итүче ирекле активистларның физик формасын саклап калуга юнәлдерелгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары-волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә хәлләреннән килгәнчә булышлык күрсәтә. Алар төрле эшләрдә – үлән чабудан алып сантехника ремонтлауга кадәр ярдәм итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз