Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә «Батырлык өчен» медале һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыклары тапшырылды
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән сержант Сергей Скибинга «Батырлык өчен» медале, ефрейтор Радик Имамиев һәм кече сержант Дмитрий Антоновка «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Махсус хәрби операциядәгеләргә, госпитальләргә ярдәм итү буенча районда зур эш бара. 2024 ел районда Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Агымдагы елда да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә булышу, кайгырту — өстенлекле бурычларның берсе. 50дән артык кеше дәүләт һәм хәрби бүләкләргә лаек булды», — диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында.
Разиф Кәримов район хәрби комиссары урынбасары Радик Гыймазов белән махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән сержант Сергей Скибинга «Батырлык өчен» медален, ефрейтор Радик Имамиев һәм кече сержант Дмитрий Антоновка «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз