news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә балалар заманча бассейнда шөгыльләнә

Зәйдә балалар заманча бассейнда шөгыльләнә
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйнең «Дулкын-Волна» спорт комплексында бүгенге көндә иртәдән кичкә кадәр төрле яшьтәге балаларны йөзү спорты белән шөгыльләнә. Биредә яңа гына йөзәргә өйрәнүчеләр өчен сай бассейн, бу төр спортны үз иткәннәргә олы бассейн эшли. Бик яхшы җиһазландырылган тренажер залы, чишенү-киенү бүлмәләре, йөзү ярышларын карарга теләүче тамашачылар өчен балконда тамаша урыннары бар. «Зәй яңалыклары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Безнең мәгариф идарәсе тарафыннан физик культура дәресләрендә укучыларны йөзү спорты белән шөгыльләндерү программасы эшләнгән. «Всеобуч» дип аталган бу шөгыльләрне төп дәресләрдән соң, бассейнда коенгач өйләргә кайтып китәрлек итеп оештыру каралды. Ә авыл җирлекләреннән булган балаларны махсус автобусларда бассейнга алып килүне оештырабыз», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Хәзерге вакытта бассейн тулысынча балалар карамагында. Кече бассейн 1 метр, олысы 1,85 тән 2 метр тирәнлегендә. Тренажер залы да нәкъ менә йөзү белән шөгыльләнүчеләр өчен җиһазландырылган.

— Яңа заманча бассейн балалар белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Биредә суда да, корыда да барлык тиешле күнегүләрне башкарту мөмкинлеге бар, — ди йөзү буенча тренер Нана Давиташвили.

Аның сүзләрен инде берничә буын йөзүчеләр әзерләүче тренер Рәйсә Галимова да хуплый, безгә хәзер төрле яшьтәге балалар белән кинәнеп шөгыльләнү мөмкинлеге бар, ди ул. Һәм бу көннәрдә генә уңышларга ирешкән шәкертләре белән дә горурлануын белдерде.

— Шартлар тудырылгач, уңышлар да бар. Әле менә 11 ноябрьдә Чистайда республиканың кече шәһәрләрендәге спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында узган «Лидер Закамья» дип исемләнгән йөзү ярышларыннан җиңүләр белән кайттык. Радмила Григорьева 100 метр арага брасста беренче һәм комплекслы йөзү буенча икенче урыннарны алды. Ләйлә Йосыпова 200 метр арага ирекле йөзүдә икенче булды. Динә Әхтәмова 100 метрны аркада йөзүдә өченче килде, — дип елмая ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100