Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә балалар ясаган сыерчык ояларын паркка элеп куйдылар
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Зәйдә Язгы игелек атнасы кысаларында «Кошларга оя» дигән матур акция үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Бүген без изге эшкә алындык. Моңа мәгариф идарәсе белән алдан сөйләшеп әзерләндек. Ояларны шәһәрнең иң матур урыны — «Яшьләр» паркына эләбез. Ояларга, җимлекләргә бодай, көнбагыш та салабыз. Балалар ясаган ояларны шәһәр предприятиеләреннән ир-атлар эләргә булыша», — диде Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге җитәкчесе Әдип Габдерәхимов.
Ул сыерчык ояларын дөрес элү, шулай ук аларны ясау буенча киңәшләрен дә бирде.
Күчмә кошларны каршы алырга мәктәп укучылары, бакча балалары ныклап әзерләнгән. Балалар әти-әниләре белән йөздән артык сыерчык оясы, 70ләп җимлек ясаган.
«Кошлар — безнең дусларыбыз. Балалар бакчабызда табигатьне, кошларны яратырга кече яшьтән өйрәнәләр. Безнең бакча балалары әти-әниләре белән 28 сыерчык оясы ясады. Бүген аларны паркка элергә дип алып килдек», — ди «Тату гаилә» бакчасы мөдире Мария Петрякова.
Ояларны төрле материаллардан эшләнгәннәр, аны ясаучылар фантазияләрен эшкә җиккән. Формалары, зурлыклары да төрле. Иң мөһиме, аларны ясауда бөтен гаилә катнашкан. Балалар чарага кошлар турында шигырьләр дә өйрәнеп килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз