Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә балалар Җиңү парады узды

Зәйнең «Урман әкияте» балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм алды парады узды.
Чара Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды. Аннары мәйдан буйлап «хәрби техника», ә аның артыннан яшь «хәрбиләр»: десантчылар, диңгезчеләр, шәфкать туташларының (һ.б.) колонналары узды.
Парадта «Үлемсез полк» аерым урын алып торды - балалар карт бабаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп барды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алгач, чарада катнашучылар бергәләп фотога төште.

Фото: © Айгөл Яруллина тәкъдим итте
Оештыручылар күрсәткән ярдәмнәре һәм геройлар турында гаилә истәлеген саклаганнары өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Фото: © Айгөл Яруллина тәкъдим итте
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз