news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Россия чемпионы Зарина Шәфигуллина балалар белән шахмат уйнады

Зәйдә Россия чемпионы Зарина Шәфигуллина балалар белән шахмат уйнады

Шахмат буенча Россия спорт остасы, ФИДЕ остасы, Россия Кубогы иясе, Европа, Дөнья призеры, Татарстан хатын-кызлар җыелма командасы һәм Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы Зарина Шәфигуллина Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда балаларга шахмат уйнау буенча мастер-класс бирде. Ул 13 тактада берьюлы уйнау осталыгын күрсәтте.

Казан Идел буе спорт, туризм академиясендә белем алучы кызның Зәйгә килеп, мондый чара уздыруы очраклы түгел, аларның гаиләсе Зәй белән бәйле. Заринаның бабасы Рафис Шәфигуллин гаиләсе 1991 елда Казахстаннан Иске Зәй бистәсенә кайтып төпләнә. Алар биредә йорт салып керә. Заринаның балачагы, җәйге каникуллары Иске Зәйдә уза. Ул үзен Зәй кызы дип саный. Бабасы гүр иясе инде. Заринаның әти-әнисе хәзер Иске Зәйдә бабалары нигезендә яши.

21 яшьлек Зарина Шәфигуллина - Россиянең иң перспективалы шахматчыларының берсе, Идел буе федераль округы чемпионатының һәм Россия беренчелегенең көмеш призеры. Ә узган ел Зарина Шәфигуллина ТНТ каналында «Вызов» телепроектында катнашты. Шоу-бизнесның 12 «йолдызы» һәм фән, сәнгать һәм спорт дөньясында танылган 12 зат (»йолдыз» + интеллектуаль) Карелиядә сынаулар узды.

Турнирда Василий Васильев җитәкчелегендә шахмат түгәрәгенә йөрүче 13 бала катнашты, шуларның иң олысына - 14, иң кечесенә 5 яшь иде. Чарада шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов, Заринаның әтисе Рушат Шәфигуллин катнашты. Чараны Укытучылар һәм остазлар елы һәм 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелгән матур чара дип бәяләделәр.

«Мин кечкенәдән шахмат уйный башладым. Шахмат бүлмәсе серле кебек тоелды миңа һәм әти-әниемә мине әлеге бүлмәгә алып керүләрен сорадым. Һәм шул көннән минем тормышым шахмат белән бәйле. Шахмат – теләсә нинди позициядән чыгарга өйрәтүче уен. Шахмат уйнаучы кеше бер вазгыятьтә дә югалып калмый. Тренер Василий Васильев кул астында шөгыльләнүче балаларны шахматта көчле дияр идем», - диде Зарина.

Берьюлы 13 тактада барган уенда 12 партияда Зарина отты, ә Дмитрий Аксаков чемпионны җиңде.

Рушат әфәнде музейга Дөнья чемпионы Александр Алехинның китабын бүләк итте. Зарина шахмат уйнарга өйрәнгәндә, әлеге тема буенча махсус китаплар булмый әле. Кызның әти-әнисе махсус дәреслекләрне интернеттан табып, принтер аша чыгарып, кызларын шулай өйрәтә.

Чемпион белән шахмат уйнау балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, аларның барысына да Шәфигуллиннар гаиләсе әзерләгән баллы күчтәнәчләр һәм шахмат китаплары тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100