news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Сармашбаш авылы көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылган

Зәйнең Сармашбаш авылы көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылган
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Зәй районы Сармашбаш мәдәният йортында авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылган. Әлеге эш башында үзе дә көрәшче, мәктәптә көрәш түгәрәге алып баручы Азат Кашапов һәм мәдәният хезмәткәрләре тора. Бу адым – тәрбияви әһәмияткә ия матур башлангыч. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәнең оештырылуы очраклы түгел, авыл СССР һәм Россия спорт осталары, дөнья беренчелеге призерлары, ил чемпионнары, «Манзара» һәм ил тынычлыгы сагында торучы батырлар үстерде.

Элек-электән Сармаш Сабантуй батырлары белән данлыклы. Көрәш биредә моннан 50 ел элек яңа мәктәп ачылгач аеруча үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерде. Алар – грек-рим көрәше буенча Халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, бокс буенча Россия чемпионы Әнәс Миннәхмәтов, билбау көрәшеннән Дөнья кубогы һәм Дөнья беренчелеге көмеш призеры, милли көрәштән илнең иң көчле көрәшчесе Радик Сәлахов, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Сирин Сәлахов, «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйкова.

Азат Кашапов әйтүенчә, мәктәптә мәрхүм көрәшчеләр истәлегенә ярышлар оештырыла, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра.

Күргәзмә-экспозияциядә көрәшчеләр фотосурәтләреннән стенд, алар яулаган кубоклар, грамоталар, Сабантуй сөлгеләре, шәхси әйберләр, көрәшче җирле шагыйрьләр китаплары, таныклыклар, буклетлар, бил алышучылар турында газетада басылган язмалар, фотосурәтләр урын алган.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге күргәзмәдә мобилизацияләнгән көрәшчеләр, спортчыларга аерым стенд урнаштырылды. Алмаз Гәрәев, Илнур Миңнеханов, Руфат Әлмиев, Илдар Ногманов, Илсур Шәйдуллин, Иван Игнатьев, Николай Филипов турында авылга җылы хәбәрләр ирешеп тора.

«Бу көннәрдә Илнур Миңнеханов II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», Алмаз Гәрәев «Суворов» медале белән бүләкләнде. «Сармаш» кушаматлы Николай «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләренә ия булды», – диде мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100