news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә автовокзал бинасын төзекләндерү турындагы килешү имзаланды

Зәйдә автовокзал бинасын төзекләндерү турындагы килешү имзаланды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй район хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә шәһәр төзелеше һәм икътисади үсеш Советларының берләштерелгән утырышы үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Сөйләшүләр барышында иң мөһиме, озак вакытлар зәйлеләрне борчыган, автовокзал бинасының язмышы булды. Утырышта муниципаль-шәхси партнерлык нигезендә автовокзал бинасын реконструкцияләү турындагы килешүгә имза куелды. Документны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «КАМА ТРАК» ҖЧШ директоры Денис Бывальцев имзалаган.

«КАМА ТРАК» ҖЧШнең гамәлгә куючысы, Зәй шәхси эшмәкәре Ришат Шакиров бинаны үзгәртеп кору проектын утырышта кактнашучылар алдында презентацияләде.

Объектта автовокзал өчен бөтен уңай шартлар да тудырылачак.

«Проект әле мондый партнерлык шартында районда беренче булып тора, шуңа күрә шәһәр төзелеше Советы әгъзаларын объектны урында барып карарга, тәкъдимнәрегезне ишетергә телибез. Демонтаж эшләре башланды. Аны ачу 31 декабрьгә планлаштырыла», - диде Ришат Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot