Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә әтисенең эшен дәвам иткән махсус операция хәрбиенең әти-әнисен бүләкләделәр
Зәй районының Урсай авылында бүләкләү тантанасы узды: район башлыгы Рәзиф Кәримов махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе Маргарита Николаевна һәм Александр Васильевич Егоровларга часть командирыннан Рәхмәт хаты тапшырды. Аларның улы Сергей Егоров 2024 елның декабреннән контракт нигезендә махсус операция зонасында хезмәт итә.
«Бу карарны үзе кабул итте. Удмуртиядә яши иде, шунда контракт төзеде, - дип сөйли Маргарита Николаевна. - Хәзер Сергейга 33 яшь. Махсус операциядәге иптәшләре артыннан китте. Мөмкинлеге булганда элемтәгә чыга. Язышып торабыз».
Бу гаилә өчен Туган илгә хезмәт итү сүз генә түгел. Гаилә башлыгы Александр Егоровның үзе дә хәрби юл узган кеше: ул 2017 елда хәрби тәҗрибәсе булмаган килеш үз теләге белән Донбасска барган.
«Мин СССРда тудым, - ди Александр Васильевич. - Балалар һәм өлкән яшьтәге әбиләр подвалларда утырганын күреп, читтә кала алмавымны аңладым. Киттем. Дебальцевода, водоканалда хезмәт иттем. Командир миңа Якут дип позывной бирде – янәсе, Удмуртиядән килгән Киров марие, ә исемем төньяк кешесенеке кебек, дип шаяртты».
Александр өч тапкыр хәрби хәрәкәтләр зонасында булган. 2022 елда «Волки» шәхси хәрби компаниясе аша контракт төзегән, соңрак янәдән фронтка китмәкче булган – башта Ижаудагы хәрби комиссариат аша, аннары Киров өлкәсендә, әмма яше аркасында аны алмаганнар. Ләкин Александр туктарга җыенмый.
«Миңа 58 яшь, әмма мин әле нокта куймыйм. Хәзерге вакытта медицина комиссиясе узам. Барачакмын, менә күрерсез!» - ди ул ышаныч белән.
Сергейның әти-әнисе әйтүенчә, хәрби хезмәткәр әтисенең эшен дәвам итә. Намус белән хезмәт итә, шуның өчен командованиенең югары бәясенә лаек булган. Егоровлар гаиләсе өчен улларын тәрбияләгән өчен рәхмәт хаты алу – бик әһәмиятле шәхси бүләк.
«Без көчле рухлы, – ди әти кеше. Аның бабасы – ветеран, туганыбызның улы да фронтта ике тапкыр яраланды, әмма хезмәтен дәвам итә. Без бирешмәскә өйрәнгән кешеләр».
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз