news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Зәй районы авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале узды. Фестивальдә 28 авыл мәдәният йорты катнашып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартып күрсәтте. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.

«Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мəдəнияткə, телгə, гореф-гадəтлəргə, йолаларга карата, Татарстанда яшəүче халыкларга хөрмәт тəрбиялəү максатыннан оештырылды. Шунысын да билгеләп китү урынлы булыр, анда өлкәннәр белән бергә яшь буын да катнашты. Ә бу исә йола, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы дәвамчыларыбыз үсеп килә дигән сүз», — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

24 ноябрьдә «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Дүрт-Мунча авыл мәдәният йорты җиңүче дип игълан ителде һәм алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Югары Мәлем һәм Аксар мәдәният йортлары икенче урынга чыкты. Алар 15 мең сумлык серификатларга ия булды.

Карман белән Югары Шепкәле мәдәният йортлары өченче урында һәм аларга 10 мең сумлык сертификатлар бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100