Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Агросәнәгать паркы үз эшчәнлеген башлап җибәрде
Дәүләт - хосусый партнерлык карары нигезендә, Зәйдәге агросәнәгать паркы «Агропарк Ресурс» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы продукцияләре эшкәртү, сату буенча кулланучылар кооперативына тапшырылды. 28 июльдән агропарк үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Әлегә килешү бер елга кабул ителгән, алга таба аны озайту планлаштырыла. Аның хуҗасы шәһәр эшмәкәре – Ришат Шакиров. Эшмәкәргә паркның дәүләт милкеннән һәм 59 сутыйлы җир биләмәсеннән түләүсез файдалану хокукы бирелүче уртак килешү имзаланды.
Искәртик, «Зәй» агросәнәгать паркы 2018 елның декабрендә шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары продукциясе белән эшләүнең яңа формасы буларак ачылган иде. Анда шәхси хуҗалыклардан, фермерлардан авыл хуҗалыгы продукциясе җыелып эшкәртелде, куллануга әзер продукт төргәкләнеп сатуга чыгарылды.
Хәзер дә әлеге эш юнәлеше дәвам итәчәк, биредә халык сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз