Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә 88 яшьлек әбине куркытып, 740 мең сум акчасын алганнар
Зәй районы эчке эшләр бүлегенә 88 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. Ул 740 мең сум акчасын мошенникларга биргән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Аның телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә банкта счет ачылганын, аннан Украинага акчалар күчерелә дип куркыта. Аннары билгесез кеше аңа зыян күрүчене шикләнелүче статусыннан зыян күрүче статусына күчерү өчен банк күзәтчелеге комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Шалтыратучы әбидән банкларда счетың яки кулда акчаң бармы, дип кызыксына. Әби өендә 740000 сум акчасы булуын әйтә. Билгесез кеше аңа тикшерү киләчәген һәм фатирындагы акчаларны алмау өчен декларацияләргә кирәк дип белдерә. Аннары тагын әбигә шалтыратып, аның янына машина йөртүче киләчәген, аңа 740 мең сум акчаны бирергә кирәк, акчаны курткага куеп, аннары үтә күренмәле булмаган пакетка салырга һәм өстенә банкалар салырга гына кирәк, ди. Әби подъезддан чыккач, подъезд каршында ак төстәге автомобиль торганын күрә һәм аның йөртүчесенә пакетны бирә.
«Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, аны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», - дип хәбәр итәләр полициядән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз