Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә 80 яшүсмер яшьармиячеләр сафына кабул ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәйдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 яшь зәйле тантаналы төстә яшьармиячеләр сафына кабул ителү антын бирде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Патриотик чара Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында тантаналы митинг форматында үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, Казаннан мәртәбәле кунак, Бөтенроссия «Яшьармиячеләр» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең республика буенча төбәк штабы башлыгы, генерал-майор Александр Ильич Бородин һәм район җитәкчеләре, махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Чарага җыелган һәркем Россия һәм Татарстан гимннарын бердәм төстә, горур башкарды.
- Без Азатлык китерүче һәйкәл каршына иң тантаналы мизгелләрдә җыелабыз. 9 май Парады һәм башка патриотик чаралар шушында үтә, махсус хәрби операциягә егетләрне озату, хәзер аларга гуманитар ярдәм караваннарын җыйнап җибәрү дә шушыннан оештырыла. Менә бүген без Ватанга тугрылыклы булырга сүз бирүче яшь буын вәкилләрен дә җитди оешмага кабул итәбез. Без сезнең илебез, республикабыз, районыбыз горурланырлык, лаеклы ул, кызлар булачагыгызга ышанабыз. Үз илегезне, үз туган төбәгегезне яратыгыз, балалар!» - дип мөрәҗәгать итте яшүсмерләргә район башлыгы Разиф Кәримов.
Аның сүзләрен куәтләп, Александр Ильич та яшьләргә Ватаныбызның төп сакчылары булырга нәсихәт бирде.
«Сез нинди генә шартларда да ил иминлеген, бөтенлеген саклаучы, яклаучылар булырга тиешсез. Хәзер сезнең алда төп бурыч - яхшы уку тора. Һәр яшьармияче үз иле тарихын, географиясен яхшы белергә тиеш. Без сезне илебезнең ышанычлы алмашчылары буларак күрергә телибез. Яшьармиячеләр сафы, әнә шулай елдан-ел арта барсын», - диде ул.
Соңыннан алар Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белән ант биргән 80 яшь кешегә яшьармиячеләр күкрәк билгеләрен тапшырдылар. Ә матур итеп патриотик рухта шигырь сөйләгән «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Максим Васильевка генерал-майор шәхсән күкрәк билгесе бирде.
Ә генерал-майор Александр Бородин Разиф Кәримовка һәм районда яшьармиячеләр хәрәкәтен җәелдерүгә җитди өлеш кертүчеләргә күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләренә кушылып патриотик җырлар, яшьармиячеләр гимнын башкару белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз