news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә 101 яшьлек сугыш ветераны төз атуы белән барысын да сокландырды

Зәйдә 101 яшьлек сугыш ветераны төз атуы белән барысын да сокландырды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә Бөек Җиңүгә 79 ел тулу уңаеннан үткән чаралар барышында мөхтәрәм сугыш ветераны, 101 яшьлек Анна Моисеева үзен төз атуда сынап карап, билгеләнгән мишеньнең кыл уртасына тидерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Анна Ивановна Җиңү бәйрәме парадында да, митингта да катнашты, махсус әзерләнгән мәйданчыкларны да карады. Ә тирга килгәч, кулына винтовка алып төз атуда үзен сынады һәм оста атуы белән барысын да сокландырды.

Анна Моисеева Бөек Ватан сугышы чорында кыр госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итү белән беррәттән оста атучы буларак, снайпер сыйфатында да фашистларга каршы көрәшкән, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100