news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй заводында шикәр кайнату сезоны төгәлләнде

«Зәй шикәре» заводы агымдагы ел уңышыннан шикәр кайнату сезонын 30 декабрьдә төгәлләде. Завод бу сезонда барлыгы 725705 мең тонна татлы тамыр эшкәртте, шуның 226 мең тоннасы Зәй районы кырларыннан китерелгән. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Һава торышы шартлары кыр эшләрендә шактый комачаулыклар тудырса да, яңа уңыштан шикәр җитештерү эше өчен чимал җитәрлек булды. Үзебезнең завод хезмәт коллективына да, кыр хезмәтчәннәренә дә фидакарь эшләре өчен зур рәхмәт белдерәм», — диде завод җитәкчесе Антон Трошин.

«Зәй шикәре» заводы бу сезонда 107820 мең тонна шикәр җитештерде, 33513 мең тонна грануллаштырылган жом, 37213 мең тонна меласса әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot