news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй яшьләре махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның каберләрен чистартты

Зәйнең төзекләндерү һәм яшелләндерү отрядында хезмәт куючылар һәм «Дуслык» яшьләр үзәге активистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнеңң каберләрен чистарту буенча патриотик акциягә кушылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Мондый акцияләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яшьләрдә патриотик кыйммәтләр формалаштыру буенча бурычларны гамәлгә ашыра.

«Безгә тыныч күк йөзе, матур тормыш бүләк итүчеләргә без аларның каберләрен чистартып-тәртиптә тотып рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу - безнең бурычыбыз, патриотик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора», - ди «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Ентальцева.

news_right_1
news_right_2
news_bot