news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй яшьләре «Безнең Татарстан» форумында 1,7 млн сумлык грантка ия булды

Зәй яшьләре «Безнең Татарстан» форумында 1,7 млн сумлык грантка ия булды
Фото: Яшьләр эшләре идарәсеннән

11-14 декабрьдә Казанда «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы узды. Форум кысаларында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде, анда Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1700000 сумлык грантлар отты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Дуслык» яшьләр үзәге «Молодежный акселератор «Создавай» проекты белән җиңү яулады. Әлеге проект яшьләргә үз сәләтләрен ачарга һәм иҗат аша җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.

«Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагере «Республика балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале «Иң яхшысы – балаларга» проекты белән җиңде.

Проектлар киләсе елда гамәлгә ашырыла башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot