Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй яшь спортчылары каратэ-киокусинкай буенча халыкара турнирда 21 призлы урын яулаган
Зәй яшь спортчылары 29-30 ноябрьдә Казанда узган каратэ-киокусинкай буенча «Казан Кремле» халыкара турнирыннан 21 призлы урын белән кайткан. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Ярышларда Россиянең 41 төбәк командасы һәм Беларусь Республикасыннан 700ләп спортчы катнашкан. Зәйне аталы-уллы тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар җитәкчелегендәге 35 яшь спортчы тәкъдим иткән.
Турнирның беренче көнендә 12дән 18 яшькә кадәр өлкән яшьтәге спортчылар ярышкан. Зәй командасы составында халыкара һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булган спортчылар чыгыш ясаган. Егетләр һәм кызлар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәткән. Беренче көнне зәйлеләр 5 беренче урын, 3 икенче урын һәм 1 өченче урын яулаган.
Икенче көнне ярышлар 6дән 11 яшькә кадәр кече яшьтәге спортчылар арасында узган. Бу категориядә Зәй спортчылары 5 беренче урын, 3 икенче урын һәм 4 өченче урын яулaган. Ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча Зәй командасы гомуми команда зачетында беренче урынга лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз