news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ризыклар әзерләп җибәрә

Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ризыклар әзерләп җибәрә
"Зәй яңалыклары"

Зәйнең игелекле хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар, боткалар, салатлар әзерләп озата. Махсус хәрби операция зонасына алар 10 сентябрьгә 9600 порция төрле ашлар, боткалар, салатлар җибәргәннәр инде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Әлеге игелекле эшне Надежда Хәбибуллина оештыра. Ул Телеграм-каналда «Умелые ручки. ZOV сердца» төркеме булдырган, барлык эшчәнлекләре шунда ачык чагыла.

Барлык кирәкле продукция, яшелчәләрне шәһәр-район халкы бирә. Волонтерлар продукцияне чистарта, турый, киптерә, ә боларның барысын җыеп, технология буенча болгаталар һәм вакуумлы пакетларга салалар. Шуңа күрә ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

«Яшелчәләрне безгә Аксар, Гүлкин, Төги җирлеге, Югары Мәлем, Югары Шепкә, Якты Күл, Поручик, Бөгелде, Ал. Бистәсе, шәһәр халкы актив рәвештә китерә. Әмма безгә эшче куллар җитми. Безгә кушылыгыз, без бергә тагын да күбрәк эш башкарыр идек», - ди Надежда Хәбибуллина.

Кызлар тиз әзерләнүче ризыкларны әзерләү белән март аеннан шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә хәрби операция зонасына барлыгы 9600 порция тәмле өй ризыгы җибәрелгән.

Фото: © «Зәй яңалыклары»

news_right_1
news_right_2
news_bot