news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй хәрбиләре райондашларын Яңа ел белән котлаган

Зәй хәрбиләре райондашларын Яңа ел белән котлаган
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Махсус хәрби операциядә катнашучы «Зига», «Заинск» «Девнер» кушаматын йөртүче егетләр Зәй халкын Яңа 2025 ел белән котлаган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле Зәй халкы!

Сезне киләчәк Яңа еллар белән котлыйбыз. Сезгә ныклы тыл булганыгыз, безгә ярдәм итеп торуыгыз өчен рәхмәт. Бу көннәрдә безгә туган яктан тагын бер гуманитар ярдәм килде. Бу әйберләр безгә хәрби зонада бик кирәк. Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Шундый ышанычлы тыл белән Җиңү безнең якта булачак! Бергә-бергә уртак җиңү өчен тырышабыз», – дигән алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot