Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй хәрбие хатын-кызларны 8 Март белән котлады: Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә
Иске Зәйдән «Журавль» кушаматын йөртүче өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан сагына басты. Бу көннәрдә ул да туган ягына ялга кайтты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Барыбыз да туган якларга Җиңү белән кайту теләге белән янабыз. Кадерле әниләребезне, тормыш иптәшемне, апа-сеңелләрне 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәт күрмәгез, күзләрегез бәхеттән балкып торсын», — дип теләкләрен юллый гүзәл затларга хәрби.
Хәрби ялын гаиләсе, әти-әнисе, туганнары белән уздыруы, укучылар белән очрашуларга йөрүе турында сөйләде.
«Журавль» чакырылыш буенча хәрби хезмәтен Сарсаз-Баграж авылы егете Николай белән бергә үтәде. Солдат шулпасын бергә эчкән егетләр, мобилизациягә дә бер көнне алынды.
Хезмәтен намус белән үтәүче «Журавль» «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән.
Тулырак: http://zainsk-inform.ru/news/akciialar/xarbi-bu-doniada-bulganygyz-ocen-raxmat-sezga
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз