Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй волонтерлары хәрбиләргә ике йөздән артык эсседән һәм салкыннан саклаучы юрган ясаган
«Zаинск с Vами» маскировка челтәрләре җитештерү волонтерлык цехында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен күп функцияле антитепловизор юрганнар тегәләр. Юрганнарны шәһәр халкы җыйган акчаларга җитештерәләр.
Проектта актив катнашучыларның берсе – Зәй шәһәрендә яшәүче Наталья Фролова. Төп эш урынында – транспорт компаниясендә эш көне тәмамлангач, ул көн саен цехка килә. Биредә ул тегүче функцияләрен башкара. Фролова моңарчы да гуманитар ярдәм белән шөгыльләнгән – җылы киемнәр бәйләгән, кирәкле материаллар һәм чаралар тапшырган.
«Минем улым бар, киявем бар, алар минем янымда. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләрнең туганнары һәм якыннары нәрсә хис итүен күз алдына китерүе дә кыен. Миңа калса, мондый вакытта читтә калырга ярамый. Бу минем бурычым – тыныч күк йөзе өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм итү. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. Безнең шәһәрдә битараф кешеләр юк дип саныйм. Һәркем нәрсә белән дә булса ярдәм итәргә тырыша», - дип сөйләде Наталья Фролова.

Юрган температураны кире кайтаручы һәм су үткәрми торган дүрт катлы эшләнмәдән гыйбарәт. Өске өлеше табигатьтә яшеренү өчен камуфляж тоннарында эшләнгән. Шулай ук яраланган хәрбиләрне салып йөртү өчен тоткалар да каралган. Волонтерлар әйтүенчә, эшләнмәләрне хәрбиләрнең бәяләмәләрен исәпкә алып җиренә җиткергәннәр.
«Юрганнарны озак камилләштердек. Башта бераз башкачарак тегә идек. Берничә төрдәге юрганнарны егетләргә җибәрдек. Сынадык, егетләрдән бәяләмәләр сорадык һәм, ниһаять, шушы вариантта тукталдык. Гомумән алганда, барлыгы 200 юрган җитештердек, шулар арасыннан 100 юрган – температурага каршы. Бәяләмәләр бик яхшы, егетләр тагын сорый», - дип уртаклашты цех җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Барлык материаллар да иганәләр хисабына сатып алына. Бер комплект тегү өчен һәрберсе икешәр метрлы дүрт рулон тукыма кирәк. Оештыручылар сүзләренчә, проектка карата кызыксыну саклана, ә яңа эшләнмәләргә ихтыяҗ зур булып кала бирә.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз