Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне киңәйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәй районында волонтерлар хәрбиләргә ярдәм итүнең яңа юнәлешен үзләштерә – биредә антитепловизион кулчатырлар ясый башладылар. Бу инициатива махсус операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә ярдәм итүче «Масксети «Zаинск с Vами» хәрәкәте эшчәнлегенең дәвамы булды.
Кулчатырлар төнлә дошман тепловизорлары һәм пилотсыз очкычлардан саклану өчен билгеләнгән. Хәрәкәт координаторы Елена Хисаметдинова әйтүенчә, 30 шундый эшләнмә тапшырылган инде, хәрбиләр аларның һәркайсын уңай бәяләгән.
«Безнең кулчатырлар чыннан да егетләргә дошман күзеннән качарга ярдәм итә. Хәзер аларны ясауны дәвам итәбез», - дип уртаклашты ул.
Кулчатырларны ясауда кулланыла торган махсус материаллар хисабына шундый нәтиҗәгә ирешелә. Алар җылылык нурланышын үткәрми һәм разведка техникасы хәрбине күрми.
Моннан тыш, волонтерлар көн саен маскировка челтәрләре үрә, госпитальләр өчен саклану костюмнары һәм эчке киемнәр тегә, гуманитар йөкләр һәм шәхси посылкалар формалаштыра. Районда маскировка челтәрләре үрү буенча 33 нокта эшли, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына 8 меңнән артык шундый эшләнмә җибәрелгән инде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Фотоларны Елена Хисаметдинова тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз