Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй ветераннар хәрәкәте активистлары экскурсиягә чыкты
Зәй ветераннар хәрәкәте активистлары өчен спорт учреждениеләре буенча экскурсия оештырылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Экскурсиягә чыгучыларның кайберләре спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче тапкыр булды. Кунакларны спорт идарәсенең әйдәп баручы белгече Ирина Халикова каршы алды. Ул аларга бассейн һәм спорт залын күрсәтте.
«Биредә пенсионерлар катнашында төрле ярышлар уздырыла. Без ГТО нормативларын тапшырабыз, йөзү, ату һәм башка физик күнегүләрдә үзебезне сыныйбыз», – дип үзләренә кушылырга чакырды пенсионерлар берлеге рәисе Мария Боровинских.
Мария Боровинских быел район спорт идарәсенең «Физик культураны үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул 20 елдан артык «Пульс» актив пенсионерлар клубын җитәкләгән.
Кунаклар ябык футбол манежында булдылар, анда яшь футболчылар ел әйләнәсе шөгыльләнә.
Алдагы тукталыш «Яшьлек» боз сарае иде, экскурсияне инструктор-методист Андрей Мельников үткәрде. Икенче катта якташыбыз, Олимпия чемпионы Евгений Давыдовка багышланган стенд урнашкан. Тренажер залы шулау ук якташыбыз, СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Василий Николаев исеме белән аталган. Ветераннар хәрәкәте активистлары беренче катта урнашкан тренажерлар залында да булдылар.
«Биредә тренировкалар өчен шундый яхшы шартлар тудырылган. Яшьләргә буш вакытларын файдалы уздырырга мөмкинлекләр җитәрлек. Хәтта безгә -пенсионерларга да биредә тренажерларда шөгыльләнү кызыклы», – дип фикерләре белән уртаклашты ветераннар советының җаваплы сәркатибе Валентина Миннебаева.
Район ветераннар берлеге рәисе Алексей Алексеев тренажерларда физик әзерлеген күрсәтте. Район спорт идарәсенең ветераннар советының яңа рәисе, 82 яшьлек Виктор Китов та аннан калышмады.
Шулай ук экскурсиягә чыгучылар «Барс» спорт мәктәбенең балконыннан «Энергия» стадионында узган футбол буенча республика турнирын карадылар.
Экскурсия 35нче бистәдә яңа бассейн төзелеше урынын карау белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз