news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй үзешчәннәре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль күрсәтте

Зәй үзешчәннәре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль күрсәтте
Фото: мәдәният йортыннан

Зәй районы Карман мәдәният йорты үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Рәзинә Сәетгәрәеваның «Урман кисү» пьесасын сәхнәләштерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы чорын чагылдыра. Бер төркем авыл хатыннарын урман кисәргә җибәрәләр, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Тамашаны карарга автор Рәзинә Сәетгәрәева үзе дә килгән иде. Автор бу әсәрен әти-әнисе, капка төбендә кич утырганда өлкәннәрнең сөйләшкән сүзләреннән чыгып язган.

«Артистларның беренче уеныннан ук тамашачыларны әсәр «йотып» алды. Күзләр яшьләнде, тамакка төер утырды. Сугыш чоры, ачлык-ялангачлык… Ә шулай да кул кушырып, елап, төшенкелеккә бирелеп утырмаган халык, ничек тә яшәргә тырышкан! Нәкъ элекке тормыштагы кебек яшәп, эшләп күрсәттеләр Карманның «тыл батырлары»! Сәхнә бизәлешенә оста куллар хезмәте кергәнлеге күренеп тора, ул гаять югары дәрәҗәдә, шунлыктан без үзебезне урманда, алар белән урман кискән аланлыкта итеп хис иттек. Чабата кигән аяклары туңып-өшегәндә безнең дә аяклар чымырдап куйды, соңгы ипекәйләрен бүлешкәндә йөрәкләр чәнчеп алды. Ничек түзгән безнең әби-бабайлар, әти-әниләр бу авырлыкка… Ә без шушы мул тормышта да зарланабыз, дип үз алдыма оялып та куйдым», — ди спектакльгә бәя биреп Рәзинә апа Сәетгәрәева.

Тәрбияви әсәрне тамашачы бер тында, сулыш та алмыйча карады. Карман артистлары тамашачыларны менә шулай сәхнә осталыклары белән шаккатырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100