Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй үзәк китапханәсендә «Зәй энҗеләре» китап сөючеләр клубы утырышы узды
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Зәй энҗеләре» китап сөючеләр клубы утырышы узды. Бу хакта «Зәй-информ» сайты хәбәр итә.
Анда катнашучылар түгәрәк өстәл янында фикер алышты. Клуб җитәкчесе Флүрә Гыйниятова «Зәй энҗеләре»нең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, киләсе елга максатлар билгеләде.
«Шунысы сөенечле, берләшмәгә яңа каләм тибрәтүчеләр өстәлде. Утырышта алар үзләре белән таныштырып үттеләр. Гөлфия Сөләйманова үзенең әле яңа гына табадан төшкән «Ятим кыз бала язмышы» китабы белән таныштырды. Җылы мөгамәләдә аралашу һәркемнең күңеленә хуш килде», - ди китапханәче Венера Галимова.
Утырышта иҗатка да зур урын бирелде. Клуб әгъзалары үзләренең яңа шигырьләрен укыды. Шулай ук бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз