Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй укучысы физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
Түбән Новгород өлкәсендә үткән физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Зәй кызы Мария Устимкина җиңүче булды. Моңа кадәр Мария ике мәртәбә физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңү яулаган иде. Хәзер ул өченче мәртәбе җиңүче булып танылды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.
Зәйнең 4нче мәктәп укучысы Мария Устимкина узган ел районда спорт буенча иң яхшы укучы исеменә лаек булды. «Мин көн саен 1,5-2 сәгать күнегүләр ясыйм, ә ярышлар сезонында көненә ике тапкыр шөгыльләнергә туры килә. Моннан тыш, диетага игътибар бирергә кирәк. Җиңел атлетларның туклануы махсуслашкан дистанция озынлыгына бәйле», - ди Мария.
«Спортта иң катлаулысы көндәлек авыр физик күнегүләр түгел, ә ярышларга даими йөрү, туганнарың һәм якыннарың белән аерылып тору. Әмма әти-әниеңне, якыннарыңны җиңү белән сөендерү - иң күңеллесе», – ди кыз.
Устимкиннар гаиләсендә спорт һәрвакыт беренче урында. Мариянең әтисе элек футбол, чаңгы һәм җиңел атлетика белән мавыккан, ә абыйлары Зәйнең «Яшьлек» командасы составында хоккей уйный.
Җиңел атлетика белән Мария тренер Валерий Лисов кул астында «Барс» спорт мәктәбендә 12 яшендә шөгыльләнә башлый. Моңа кадәр 10 ел дәвамында ул фигуралы шуу белән мавыга, ләкин җиңел атлетикада зур уңышларга ирешеп була дип, тимераякларны кроссовкаларга алыштыра. Юкка гына түгел бит. Иң зур җиңүне нәкъ менә җиңел атлетикада Идел буе федераль округы беренчелегендә яулый. Ул вакытта Мария «Спорт мастерына кандидат» исеменә лаек була.
Мария 4нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы. Аның хыялы – табибә булу. Ул медицина институтының стоматология факультетына укырга керергә җыена.
Бүгенге көндә ул Кисловодск шәһәрендә ике атналык җыеннарда катнаша. Тиздән Татарстан һәм Россия күләмендә узачак җиңел атлетика буенча беренчелектә чыгыш ясарга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз