Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй тракторчысы республиканың иң алдынгы механизаторы булды
9 – 11 июльдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «АГРОВОЛГА 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, илнең төрле төбәкләреннән рәсми затлар һәм эре агробизнес вәкилләре катнаша. Әлеге мәртәбәле чарага Зәй муниципаль районы делегациясе дә чакырулы, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.
9 июльдә «Агроволга-2025» кысаларында, тракторларны фигуралы йөртү буенча «МТЗ-ШОУ» республика чемпионаты узды. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 49 механизатор катнашты. Зәй районнан анда «Зәй» агрофирмасы механизаторы Хәлил Уразманов һөнәри осталыгын күрсәтте. Һәм барлык биремнәрне төгәл, җитез үтәп 49 конкурсант арасында беренче урын алып җиңү яулады. Чемпионат җиңүчесенә төп приз – тагылмалы мотоблок тапшырылды.
Хәлил Уразманов районның мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул Татарстанның атказанган механизаторы, аның исәбендә 35 еллык хезмәт тәҗрибәсе. Районның Дүрт-Мунча авылыннан данлыклы авыл хуҗалыгы алдынгылары нәселеннән булган Хәлил, ата-баба һөнәре дәвамчысы дигән исемне югары йөртә. Бу җиңүе белән дә ул үзен республиканың иң-иң механизаторы булуын күрсәтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз