Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй сусаклагычына балыклар җибәрелде
Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре «Зәй балык хуҗалыгы» оешмасы вәкилләре белән бергәләп Зәй сусаклагычына балыклар җибәрделәр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Әлеге мөһим чара сусаклагычта балыклар үрчетү максатын күздә тотып эшләнде. Барлыгы 1382 данә вак толстолобик суга җибәрелде.
«Балыклар инде шактый зур, берсе 25 грамм чамасы тәшкил итә. Димәк, аларның яңа мохиткә ияләшү мөмкинлеге зур. Шулай итеп, без хуҗалык эшчәнлегебезнең су биоресурсларына зыян китермәвен, ә киресенчә табигатьне кайгырту, әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүен күз уңында тотабыз. Балыклар су объектын чиста тотарга ярдәм итәр дип исәплибез», - диләр ГРЭС хезмәткәрләре.
Чара Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе контролендә, барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз