Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй студентлары ясалма фәһем белән бәйле фәнни эшләр яклады
Зәй политехника көллиятендә студентларның «Киләчәк безнең кулда» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу хакта «Зәй-информ» сайты хәбәр итә.
Конференциянең максаты – студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру. Конференциядә 29 студент катнашты.
Чараны көллият директоры Вәсилә Исрафилова ачып, студентлар конференциясенең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Мондый чаралар студентларга фәнни-тикшеренү эшләре белән уртаклашырга һәм фәнни чыгышлар ясау өчен кирәкле күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Доклад темалары студентларның фәннең ясалма фәһем белән бәйле төрле өлкәләренә карата кызыксынуын күрсәтә», - диде ул.
Эшләр дүрт секциядә («Минем һөнәргә керткән өлешем»; «Минем һөнәрем/белгечлегем һәм ясалма фәһем»; «Дәресләргә әзерләнүдә ясалма фәһемне куллану»; «Мөмкинлекләр палитрасы») тәкъдим ителде.
Проектларны яклау барышында укытучылар, оешма-учреждение җитәкчеләреннән торган эксперт комиссиясе эшләде. Яшьләрнең эшләре практик һәм тикшеренү әһәмияте белән аерылып торды. Шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсен һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын билгеләп үтәргә кирәк.
Соңыннан җиңүчеләр билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз