news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студентлар отряды штабы республикада иң яхшысы булып танылды

«Елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районының студентлар отрядлары штабы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар хезмәт отрядлары штабы» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Без Зәй районы студентлар отрядларын үстерүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез, ә без алга таба да яңа җиңүләргә омтылабыз!» – ди район студентлар отряды штабы җитәкчесе, студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot