news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй студентлар отрядлары штабы командиры бүләкләнде

Форум кысаларында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары штабының муниципаль берәмлекләрнең яшьләр эшләре буенча идарәләре башлыклары белән «түгәрәк өстәл» узды. Анда Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин «Минем ишегалдым лагере» проектының эше турында сөйләде, әлеге проектны Татарстанның барлык районнарына үзләрендә булдырырга тәкъдим итте.

«Зәй яңалыклары» хәбәр иткәнчә, форумда Зәй районы студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһановага мәдәни һәм социаль әһәмияткә ия эшләрдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм Россия студентлар отрядлары эшчәнлегенә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук штабның экс-мастеры Анастасия Столярова Рәхмәт хаты алды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot