news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй спортчылары мактаулы исемгә лаек булды

Зәй чаңгычылары Ирина Ибраһимова, Христина Мацокина һәм тренер Ракыйф Габидуллин «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Ирина белән Христина республика, Россия, дөньяда үтүче чаңгы ярышларында призлы урыннар ала. Аларның үрнәге спортчыларның яңа буынын рухландыра.

Тренер Ракыйф Габидуллин чын чемпионнар - көчле характерлы, үз эшенә бирелгән һәм зур ихтыяр көчле спортчылар әзерли.

Спортчыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.

Фото: © Спорт идарәсеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot