news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй шикәр заводы чөгендер кабул итә башлады

Зәй шикәр заводы чөгендер кабул итә башлады
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй шикәр заводы район агрофирмаларыннан китерелгән чималның беренче партиясен кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Шикәр заводында район башлыгы Разиф Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев булды.

Районда шикәр чөгендерен казуга 18 августта керештеләр. Бу эш өч агрофирмада да алып барыла. Район кырларында әлеге культура 9,5 мең гектарда игелде. Шикәр заводы безнең район басуларыннан һәм тагын республиканың 5 районыннан китерелгән чималны эшкәртәчәк.

Районның төп культураларының берсе булган шикәр чөгендере уңышы яхшы. Бүгенге көндә гектарыннан 500 центнерга якын уңыш алына.

Предприятиедә тәүлеккә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртеләчәк. Завод тәүлек буе эшләячәк.

Район башлыгы басулардан чимал ташучы машина йөртүчеләр белән аралашты, аварияләрсез хезмәт итүләрен, ә кагат кырында эшләүчеләргә татлы тамырларны вакытында бушатуларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot