news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шикәр заводы чөгендер эшкәртүне башлаган

Зәй шикәр заводы чимал эшкәртүгә керешкән. 8,4 мең тонна яңа шикәр чөгендере уңышы эшкәртелгән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.

«Ун районның җидесе шикәр чөгендерен җыюга кереште. Барлыгы 50 мең гектарның 7,9 мең гектары, ягъни 16 проценты урып җыелды. 240 мең тонна чөгендер казып алынган», - диде министр.

Шикәр чыгышы 14,4 процент тәшкил итә. Былтыр 16,6 процент булган. Чималның шикәрлелеге – 17,5 процент.

«Буа шикәр заводы чимал кабул итүгә кереште, 15 нче сентябрь тирәсендә чимал эшкәртүгә керешәчәк», - дип белдерде Марат Җәббаров.

Тулаем алганда, 1,8 млн тонна татлы тамыр көтелә. Бу 300 мең тоннага якын шикәр комы дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100