news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шәфкать туташы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды

Зәй шәфкать туташы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды
Фото: http://zainsk-inform.ru

Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда конференция узды. Анда бөтен Татарстаннан үз эшенең остасы булган шәфкать туташлары катнашты. Конференциядә Зәй район хастаханәсенең процедура кабинеты шәфкать туташы Мария Корбанова эшчәнлеге югары бәяләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Чара пленар утырыштан башланды. Анда сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре, шул исәптән кадрлар кытлыгы һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Спикерлар булып Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова һәм шәфкать туташы эшчәнлеге буенча штаттан тыш баш белгеч Татьяна Ванюшина чыгыш ясады.

Мария Корбанованың профессиональлеге, пациентларга игътибарлы мөнәсәбәте һәм төбәк медицинасы үсешенә керткән өлеше республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Мария Яковлевна Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Шәфкать туташлары ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100