Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй Сабан туенда унынчы тапкыр абсолют батыр булып Радик Сәлахов калды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, әлбәттә милли көрәш. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәй Сабан туенда да көне буе дәвам итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Анда яшенә, авырлыгына карап һәр төркемдә җиңүчеләр призлы урыннар алучылар билгеләнде, аларның һәрберсе бүләкләр алды. Яшүсмерләр арасында һәм өлкәннәр арасында абсолют батырны билгеләү өчен көрәш аеруча җитди барды.
Бил алышу өлкәннәр арасында 60, 70, 80, 90 һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә барып, һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны быел Сергей Цыганов алды. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Зәй егете, әле быел гына шәһәрнең 6нчы мәктәбе IX сыныфын тәмамлаучы Камил Хөснетдинов калды, аның тренеры Илсур Зиятдинов.
Зурлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Булат Талипов, Азат Кашапов, Булат Гадершин, Рөстәм Сәлахов, Радик Сәлахов җиңүче булды.
Өлкән көрәшчеләр арасында абсолют батыр өчен бил алыш үз авырлыкларында беренче урыннарны алган көрәшчеләр арасында барды. Бил алышлардан соң абсолют батыр булып район спортчысы, ил, дөньякүләм бил алышлар җиңүчесе, Зәй Сабан туеның унынчы мәртәбә абсолют батыры булып Радик Сәлахов калды.
Абсолют батыр иңенә традицион тәкә салынды һәм яңа автомобиль ачкычын аңа район башлыгы Разиф Кәримов белән «Сабантуй гүзәле-2025» Алевтина Кузьмина тантаналы төстә тапшырды. Барлык тәбрикләүләргә мәртәбәле кунаклар да кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз