news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй Сабан туенда абсолют батыр Радик Сәләхов булды

Зәй Сабан туенда абсолют батыр Радик Сәләхов булды

Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып милли көрәш тора. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәй Сабан туенда да көне буе дәвам итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Анда яшенә, авырлыгына карап һәр төркемдә җиңүчеләр призлы урыннар алучылар билгеләнде, аларның һәрберсе бүләкләр алды. Яшүсмерләр арасында һәм өлкәннәр арасында абсолют батырны билгеләү өчен көрәш аеруча җитди барды. Бил алышу өлкәннәр арасында 60, 75, 85, 100 һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә барып, һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.

Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны быел да Николай Захаров алды. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Пусташит авылы егете Илназ Шәйдуллин калды. Үз үлчәү авырлыкларында Җәмил Ибраһимов, Илнар Хәйруллин, Булат Гадершин, Рөстәм Сәләхов, Радик Сәләхов җиңүчеләр булды.

Өлкән көрәшчеләр арасында абсолют батыр өчен бил алыш үз авырлыкларында беренче, икенче урыннарны алган көрәшчеләр арасында барды. Киеренке барган бил алыштан абсолют батыр булып районнан ил, дөньякүләм бил алышлар җиңүчесе Радик Сәләхов калды.

Абсолют батыр иңенә традицион тәкә салынды һәм яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.

Сабантуй бәйрәмен Татарстанның атказанган артисты Радик Шәрипҗанов чыгышы, «Энергетик» Мәдәният сараеның «Кайнар йөрәкләр» һәм җырчы Назилә Мурзаханова концерты, Булат Закиров һәм Салават Шакиров вокаль дуэты, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева чыгышы һәм «Мингазов» татар кавер-төркеме концерты бизәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100