Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районының Шыкмай авылында яңа мемориаль комплекс ачылды
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап Зәй районының Түбән Биш авылы җирлегенә караган Шыкмай авылында яу кырында ятып калганнар, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Чарага мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткән авыл халкы, эшмәкәрләр зур горурлык хисе белән килде. Тантаналы чарада район хакимиятеннән юридик бүлек башлыгы Владимир Кудряшов катнашып, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ә Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
«Ил иминлеге өчен өлешен керткән, тиңдәшсез батырлыклар кылганнарның исемлеге әлеге мемориаль комплекска урнаштырылып мәңгеләштерелде. Шунысы мөһим, аны төзү өчен без читтән төзүчеләр дә чакыртмадык, әйләнә-тирәсен ямьләндерүчеләрне дә көтмәдек. Барлык эшләр дә авыл егетләре, абый-апалар көче белән башкарылды. Ә төзелеш материаллары өчен чыгымнарны үзарасалым хисабына башкарып чыктык», - диде ул.
Ә истәлекле комплексны булдыру идеясен шушы авыл кешесе Мөбәрәкҗан Нуретдинов тәкъдим итте. Озак еллар төзелеш тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан кеше буларак, ул авылдашларын туплап шушы зур эшкә керешкән.
Мемориаль комплексы ачылышында концерт та тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз