news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак

Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

22-24 октябрьдә Зәй шәһәренең көрәш сараенда Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак. Әлеге мәртәбәле ярышларга республика һәм Россия төбәкләреннән 200дән артык көрәшче килүе көтелә. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның беренче көнендә мандат комиссиясе, үлчәнү, тренерлар киңәшмәсе һәм катнашучылар арасында жирәбә салу оештырылачак. Икенче көнне ярышларны тантаналы рәвештә ачу чарасы, көн дәвамында төрле авырлык үлчәүләрендә алышлар узачак. Өченче көнне көрәшнең иң кызыклы өлеше – ярымфинал, финал алышлары һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү көтелә.

  • Ринат Фәрдиев – Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998-2008 елларда Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы. Россия Федерациясенең (2007) һәм Татарстанның (2001) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Зәй районының мактаулы гражданы. 2005 елның 31 октябреннән – Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре хакимияте башлыгы. 2008 елның 7 ноябрендә фаҗигале рәвештә вафат булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot