Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы барлыкка килде
Татарстанның Зәй муниципаль районында «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яктыкүл урта мәктәбе базасында оештырылган. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны «Әлмәт урманчылыгы» Акташ кишәрлеге урманчысы Ирек Гыйбадуллин сәламләде.
«Урманнар – планетабызның үпкәләре, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең нинди һава сулавыбыз аларның күләменә һәм торышына бәйле. Быел бай һәм кызыклы программа – төрле дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, презентацияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Яз көне сезне «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылырга чакырабыз», – диде ул.
Мәктәп урманчылыгы составына 9 кеше кергән. Берләшмәнең җитәкчесе – укытучы Кадрия Сөнгатуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз