news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында яшәүче яшь пар атта йөрү туризмын оештырган

Зәй районында яшәүче яшь пар атта йөрү туризмын оештырган
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәй районының Урта Пәнәче авылы территориясендә үзенчәлекле ял үзәге урнашкан. Анда ат өстендә утырган килеш җирлекне күзәтергә мөмкин. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Атта йөртү туризмын районда күпләргә таныш булган, «ат җене» кагылган Хәйдәр абый Мәрдәмшинның улы Зөлфәт тормыш иптәше Анастасия белән җәелдереп җибәргән. Әле яшь кенә булган бу матур пар урман буендагы туризм үзәгендә мәш килә. Әле атта йөрергә килүчеләр белән матур итеп аралаша, әле хезмәткәрләренә тиешле йөкләмәләр бирә, кыскасы бер генә минут та тик тормый алар.

«Минем әти гомере буе атлар асрау белән шөгыльләнде. Тик минем теләгем бу искиткеч хайваннарга күпләрнең игътибарын җәлеп итү иде. Районда кеше аягы басмаган урыннарга ат өстендә сәяхәт кылуны оештыру хыялы белән яшәдем. Һәм ун еллап элек акрынлап бу идеямне тормышка ашырырга керештем. Түбән Новгородта халыкара туризм менеджеры белгечлеге буенча югары белем алдым. Ә атта йөртү туризмы белән без тормыш иптәшем Анастасия Соколова белән ныгытып өч ел элек шөгыльләнүгә керештек», — дип сөйли ул.

Бүгенге көндә аларның 15 аты бар. Берьюлы алар 12-13 кеше өчен ат өстендә сәяхәт оештырырга мөмкин.

«Әлбәттә, атта йөрергә килгән кешегә иң беренче чиратта инструктаж үткәрелә. Куркынычсызлык безнең хезмәттә иң мөһиме. Сәяхәт маршруты инде уйланылган, атларыбыз билгеле юлдан йөрергә өйрәтелгән. Ат туризмы белән шөгыльләнергә килүчеләрне махсус өйрәтелгән инструкторлар озата бара», — дип сүзгә кушылды Анастасия Соколова да.

Атта йөрүне медицина белгечләре дә кеше организмы өчен бик файдалы, дип бәялиләр. Зөлфәт белән Анастасия дә моны күздә тотып, хәтта кечкенә балаларны янәшәдә тотып йөреп әйләндерә торган маршрут уйлаганнар. Ә олы маршрутларга 7 яшьтән өлкәннәрне алырга мөмкин икән. Шулай ук кышкы чорда чанага ат җигеп йөртүне дә традициягә керткәннәр.

Хезмәткәрләргә килгәндә, монда даими эшләүчеләр, атларны тәрбияләүчеләр хуҗалардан тыш өч кеше. Ә сезонлы туризм дәвамында алар студентлар, ат сөючеләр өчен дә вакытлы эш урыны булдыралар. Зөлфәт Мәрдәмшин алга таба атта йөртү туризмын тагын да җәелдерергә тели.

«Үзебезнең район территориясендә кинәнеп эшлибез. Атлар асрау өчен абзарларыбыз да, утарлар да бар. Азык әзерләү өчен бөртекле культуралар, печән үстерүгә җир кишәрлекләребез җитәрлек», — ди яшь эшмәкәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100