news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында яшәүче өлкән яшьтәге апа хәрбиләргә чәкчәк ясап җибәрде

Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче өлкән яшьтәге Бибисәйдә апа Хөснетдинова махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә чәкчәк пешереп җибәрде. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» хәбәр итә.

«Безнең өстәлебездә икмәгебез дә, чәебез дә – барысы да бар, ә бит егетләр анда яу кырында. Алар илебезне саклый. Чәкчәкне күңел җылысын кушып, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп ясадым», - ди ул.

Бибисәйдә апа - аш-су остасы, күп еллар колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән, бозаулар да караган.

«Бибисәйдә апаның бу чын күңеленнән башкарган ихлас гамәле. Татар халкының барлык төр ашларын да бик оста, тәмле итеп пешерә ул. Рәхмәт аңа бу игелекле эше өчен», - ди Имәнлебаш авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Бибисәйдә апа пешергән чәкчәкләрен егетләргә гуманитар ярдәм илтүче кияве аша җибәргән.

 

Фото: © «Зәй яңалыклары»

 

news_right_1
news_right_2
news_bot